Кичә, бүген, иртәгә

Буада СВОда хезмәт итүче хәрбиләргә маскировка халатлары ясый башладылар

Күптән түгел районнан гуманитар йөк илтүче волонтерлар беренче халатларны хәрби якташларыбызга алып та бардылар

Бер халат үрүгә – биш көн

Бу эшне район мөхтәсибәте башлап җибәрде. Аның барышы белән танышу өчен шәһәрнең Ефремов урамында урнашкан дини типография бинасында булып кайттык.

Фойеда агачтан ясаган камкаларда сеткалар, кызлар аңа тасмалар бәйлиләр. Әлеге эшкә кемнәр алыныр, дип уйлаганнан соң, җирле мөхтәсибәт вәкиле Фәнис Гайнетдинов  ветераннар советы җитәкчелегенә, “Буа моңнары” ансамбле активистларына мөрәҗәгать иткән.

Волонтерлар эштә. / Н. Хәсибҗанова фотосы

– Бүген менә бишенче көн. Кызлар һәр көнне 3-4 сәгать вакыт табып, чиратлашып маска халат үрергә йөриләр. Әле бит бу безнең өчен яңалык, өйрәнеп кенә киләбез. Кем халатның башлыгына, кем җиңнәренә, кем алгы-арткы өлешенә кискән материалларны үрә, – ди Фәнис Гайнетдинов.

Беренче карашка  авырлыгы да юк кебек. Менә монысы җәйге костюмга башлык булачак, дип күрсәтә мәдәният ветераны Гөлчәчәк Кәлимуллина.  Икенче якта ветеран укытучы Әлфия Зарипова белән кызлар халатның тоташ арт һәм ал өлешләрен үреп тәмамлап киләләр. Крючоклар ярдәмендә тасмаларны каты итеп бәйләп баралар.

– Сезонга карап, тасмаларның төсләре, калынлыклары да төрле. Җәй көне кия торганнарының авырлыгы 500 грамм тирәсе, ә кыш көненә дигәне 1200 грамм тәшкил итә, – ди Әлфия Фоатовна.

Волонтерларның күзләре ишектә – бу эшкә өйрәтүче Санкт-Петербург шәһәреннән кайткан Гөлинә Каюмованы көтәләр икән. Бүген ул халатка башлыкны, җиңнәрен сузылучы резинкалар белән ничек итеп тоташтырып тегәргә кирәген күрсәтәчәк.

– Тегүчебез дә үзебездә. Фәридә Низамованың тегү өлкәсендә тәҗрибәсе зур. Бу эш четерекле, шактый вакыт сорый. Инде бишенче көн, әле бер халат булып кына килә. Җәй көне “Буа моңнары” ансамбленә йөрүче кызлар белән СВОда хезмәт итүчеләргә төрле үлән чәйләре җыеп киптердек. Коры ашлар өчен токмач та сорадылар, ул эшкә дә өлгердек.  Кыскасы, ярдәм куллары бер дә артык булмас иде. Кемнәрнең бу эшкә кушылырга теләкләре бар, мәдрәсәгә яисә, “Буа моңнары” ансамбле активистларына мөрәҗәгать итсеннәр. Шулай бергә булганда гына көчле без һәм дошманны җиңүгә ирешәчәкбез, - ди Гөлчәчәк Кәлимуллина.

 

 

Маскхалатны бәйләп бетергәч. Н. Хәсибҗанова фотосы

Санкт-Петербургтан махсус кайтты

Гөлинә Әсхәт кызы тумышы белән Килдураз авылыннан, аның әнисе белән район мөхтәсибе Ильмир Хәсәновның әнисе бертуган. Гомер буе төзелештә кранчы булып эшләгән ул. Сәламәтлеге чикле баласын тәрбияләүче якташыбыз лаеклы ялга киткәч тә өйдә генә кала алмаган. Улы белән Санкт-Петербург шәһәрендә “Өмет чишмәсе” дип аталган татар иҗтимагый оешмасына йөри башлаган. Ильмир Хәсәнов туганының телефоннына куйган статусларында Санкт-Петербургта маскхалатлар ясау белән шөгыльләнгәнен даими күзәтеп барган. Җәй көне Буага кайткач буалыларны да бу эшкә өйрәтә алмассызмы, дип мөрәҗәгать иткән. Мөхтәсибәт кирәкле материаллар белән тәэмин итәчәген белдергән.

Гөлинә Каюмова җиңнәрен тегәргә өйрәтә. Н. Хәсибҗанова фотосы

– Җаем булгач, кайттым. Ветераннар советы активы да, “Буа моңнары” дигән ансамбльгә йөрүче кызлар да бик теләп өйрәнәләр. Без йөргән “Өмет чишмәсе” инвалидлар оешмасына СВОга ярдәм итүче оешмалар хәрбиләр өчен менә шундый халатлар ясап бирә алмыйсызмы, дип мөрәҗәгать иттеләр. Шулай әкренләп йөрәндек. Мин яшәгән Санкт-Петербург шәһәрендә бу эш инде җайга салынган. СВОда, бигрәк тә разведчиклар, саперлар өчен бу халатлар иң кирәкле әйбер булып тора. Саперлар заданиегә барганда үзләре белән запас та алып баралар, дип әйтәләр. Яраланган солдатларның өсләренә ябарга  да кирәк була икән. Теккән халатларны гуманитар йөк җыючы оешмага тапшырабыз. СВОга ярдәм итүчеләр кайчан халатлар өлгерәчәк, дип хәтта чиратка язылалар. Буага кайтыр алдыннан гына 20дән артык халат тектек. Коляскалы волонтерларның күбесе өйдә эшли. Өйдә утыручы пенсионерлар да хәзер өйрәнергә күп йөриләр.  Бер пенсия яшендәге таныш әби шулкадәр остарды, син тек, мин үреп кенә торам, ди.  Ә мин үзем башлык, гәүдә өлешләрен, җиңнәрне тоташтырып тегәм. Тегү эше дә авыр, осталык сорый. Чөнки халат киемнәр өстеннән киелә бит. Киеп салырга, кысан булмасын, атларга да җиңел булсын өчен барысын да исәпләп эшләргә кирәк, – ди Гөлинә Каюмова.    

Алар “Үзенчәлекле волонтерлар” проекты буенча Президент  грантында катнашып,  отканнар.  Башта материаллар сатып алу өчен шул акчаларны тотканнар. Аның әйтүенчә, хәзер халатларны алып китүче оешмалар  сетка, тасма кебек материаллар сатып алу өчен акчаны үзләре бирәләр. Сез тизрәк тегегез генә дип әйтәләр, ди.

Буа районының СВОга гуманитар йөк җыю белән шөгыльләнүче Космовский урамындагы  штаб активистлары белдерүенчә, буалылар теккән халатларны СВОдагы хәрбиләргә тапшырганнар. Якташларыбыз аларның бик кирәкле әйбер булуын әйткәннәр. Шулай булгач, оештыручылар бу эшне тагын да көчәйтәчәк. Без бергә һәм үзебезнекеләрне ахыргача ташламаячакбыз!

Наилә Хәсибҗанова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев