Байрак
  • Рус Тат
  • Буада тагын игезәкләр туды

    Шәһәрдә яшәүче Ольга һәм Александр Егоровларның көтеп алган балалары 29 сентябрьдә Казанда дөньяга килгәннәр. Берьюлы уллы һәм кызлы булган бәхетле әти-әни сабыйларына Никита һәм Анастасия дип исем биргәннәр. Ә кичә әти кеше район ЗАГС бүлегенә аларны теркәргә килгән. Хезмәткәрләр балаларын тәрбияләүдә сабырлык, сабыйларга ныклы сәламәтлек теләп, аңа туу турында таныклыклар...

    Шәһәрдә яшәүче Ольга һәм Александр Егоровларның көтеп алган балалары 29 сентябрьдә Казанда дөньяга килгәннәр. Берьюлы уллы һәм кызлы булган бәхетле әти-әни сабыйларына Никита һәм Анастасия дип исем биргәннәр. Ә кичә әти кеше район ЗАГС бүлегенә аларны теркәргә килгән. Хезмәткәрләр балаларын тәрбияләүдә сабырлык, сабыйларга ныклы сәламәтлек теләп, аңа туу турында таныклыклар тапшырдылар. Районда быел икенче пар игезәкләр туды. Беренчесендә кызлар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: