Байрак
  • Рус Тат
  • Буада тагын мунчага ут элде (+ фото)

    Янгын кичә төнлә  шәһәрнең Чапаев урамында чыга.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә бүрәнә мунчаның барлык мәйдан буенча түбәсе һәм диварлары яна торган була. 2 метр ераклыклагы такта сарайга да куркныч яный. Утның аңа сикерүенә юл куймыйлар. 12 квадрат метр мәйданда мунча янып китә. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы сүзләренә карганда, ут электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: