Буада тарихи җирлеккә таләпләр расланды
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча Комитеты боерыгы белән Буа шәһәрендә региональ билгеләнүдәге тарихи җирлекләр территориясе чикләрендә саклау предметлары һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр расланды.
Һәм андагы 32 тарихи яктан кыйммәтле булган шәһәр формалаштыручы объектлар – торак йортлар, административ биналар, шәһәр урамнарының планлаштыру структурасы, тирә –як төзелештә доминацияләү роле белән Троица соборының урнашу урыны, мәчетләрнең доминацияләү роле, үзәктәге ике катлы тарихи бина характеристикасы, урамнарда биналарны аркылы кую ритмы, композицияле панорамалар саклау объектларына кертелде. Шулай ук Үзәк паркка һәм Буа драма театрына, икенче собор мәчетенә һәм Троица чиркәвенә, сугышчы-интернационалчылар һәйкәленә һәм мемориаль комплекска, Буага Адав-Толымбай авылы ягыннан керү урынында һәм Карлы авылыннан Р241 трассасы буйлап керү урынында панорама күренешләре дәүләт саклавы астына алынды.
Комитетның рәисе Иван Гущин белдерүенчә, әлеге документ шәһәрнең тарихи йөзен саклап тудырылган обликка, биеклеккә һәм төзелеш ритмына туры килергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев