Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада театр фестивале тәмам, Раил Садриевта гаилә бәйрәме (+фото)

Соңгы ун көндә Буада гөрләп театр фестивале узды. Шәһәребездә кунакта дәүләт вәкилләлре дә, Россия һәм чит ил кунаклары булып киттеләр.

Раил Илдарович Инстаграм битендә фестивальнең тәмамлануы һәм хатыны Эльмира белән бергә яши башлаганнарына 31 ел тулганын хәбәр итә. Яраткан якташыбызны буалылар котлап, шактый җылы сүзләр җиткергәннәр. Шундыйларның берсе – җирле шагыйрә Гөлнур Айзат. Ул болай дигән: “Синең белән яшәүнең тәмен, авырлыгын, горурлыгын Эльмира кебек акыллы, сабыр, белемле хатын гына бәяли белә. Раил туган! Исәнлек, тагын озак елларга житәрлек мәхәббәт, улыгыз китергән куанычларнын күп булуын телибез. Син шәп егет! Буабызның йөрэге, даны!” – дип язган ул.

Без дә котлауларга кушылабыз, Раил Илдарович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев