Байрак
  • Рус Тат
  • Буада театраль танатана: сәхнәгә кемнәр күтәрелде? (+фото)

    Районның халык исеме алган һәм үзешчән театрлары  район мәдәният йортына җыелды дүшәмбе кичендә. Театр белгечләре быел беренче тапкыр район театр фестивале уздырырга булдылар. “Театраль яз” дип исемләнгән әлеге тантанада сигез театр коллективы катнашты. Оештыручылар төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.

    “Иң яхшы режиссерлык эше” номинациясендә Килдураз мәдәният йортының “Өмет” халык театрының “Табылдык” пьесасын сәхнәгә куючы Дилбәр Әхмәтова җиңде. “Спектакльгә иң яхшы декорация” номинациясендә Яңа Чәчкап авылының “Кояшкай”  театраль коллективының “Гөргөри кияүләре” декорациясе иң яхшысы булып табылды. “Спектакльне иң яхшы музыкаль бизәүче” номинациясендә Янтуган авылы мәдәният  йортының “Әстәгәфирулла” спектакле музыкаль бизәлеше иң уңышлысы дип билгеләнде. Аннан соң сәхнәгә беренче, икенче һәм өченче планда “Төп хатын-кыз роле”, “Төп ир-ат роле” номинацияләренең җиңүчеләре менделәр. Беренче пландагы “Төп хатын-кыз роле”нә Чурак мәдәният йортыннан “Синсез тормыш юк” спектаклендә әни образын уйнаган Вера Яковлева лаек булды. Быелгы фестивальнең “Төп пландагы ир-ат” номинациясе җиңүчесе исемен Айрат Кәримов йортәчәк. Ул Адав-Толымбай мәдәният йорты “Сәйяр” халык театры артисты,  Фәнис Яруллинның “Бер күрешү үзе бер гомер” спектаклендә Әхмәт образын башкарган. Сәхнәдә иң дулкынландыргыч мизгелләр җитте  “Театраль яз” халык һәм үзешчән театрлары район фестиваленең I нче дәрәҗә Дипломына кем лаек?   Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Гыймранов аны Кыят мәдәният йорты халык театры коллективына тапшырды.

    Барлык җиңүчеләргә букетлар, номинантларга исемле статуэткалар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: