Байрак
  • Рус Тат
  • Буада терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдырыла

    "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 филиалының "Тинчәле" бүлекчәсендә терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланган киңәшмә үтте. Хуҗалыклар җитәкчеләренең, зооветеринария белгечләренең биредә җыелуының төп сәбәбе - саву залы, заманча җиһазлар белән 400 башка исәпләнгән абзар файдалануга тапшырылу. "ПМК-5" җәмгыяте төзүчеләре эшне 3 айда башкарып чыккан. Иң мөһиме - терлекчеләргә уңайлы...

    "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 филиалының "Тинчәле" бүлекчәсендә терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланган киңәшмә үтте. Хуҗалыклар җитәкчеләренең, зооветеринария белгечләренең биредә җыелуының төп сәбәбе -
    саву залы, заманча җиһазлар белән 400 башка исәпләнгән абзар файдалануга
    тапшырылу.
    "ПМК-5" җәмгыяте төзүчеләре эшне 3 айда башкарып чыккан. Иң мөһиме - терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдырылган. Маллар да яңа технологиягә тиз ияләшкән. Вакыты җиткәч махсус саву залына бер үк вакытта 24 сыер кереп баса. Электрон таблода алардан ничә килограмм сөт савылганы күренеп тора. Сөт махсус линия буенча чистарткычлар аша суытучы сыемнарга ага. Беркүпмедән соң эшкәртү-гә озатыла.
    - Күз курка, кул эшли, ди-ләр бит. Бу бинаны төзе-гәндә дә проблемалар булды. Дәүләт ярдәме, төзүчеләрнең тырышлыгы белән ул проект таләпләре буенча сафка бастырылды. Калган хуҗалыклар да үзләрендә тиешле таләпләрне үтәп, терлекчелек абзарларын ремонт-лый, реконструкция үткәрә һәм яңаларын төзи алалар. Моңа теләк кенә ки-рәк. Бүген яхшы яшәргә те-ләүче хуҗалыклар үзлә-рендә 800-1000 баш савым сыеры асрарга тиеш. Бу икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә зур роль уйнаячак, - диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов.
    Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов район терлекчеләренең 11 айлык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясады. Сөт җитештерүдә алда барган һәм тәүлеклек савымны кимет-мәүгә ирешкән "Коммуна", "Бола", "Кыят" җәмгыять-ләре мисалында башкаларны да эшләргә чакырды.
    - Сөт ул бүген бердәнбер акча кертү чыганагы да. Аңа базарда сорау арта гына бара, - диде ул. Тәү-леклек савым буенча "Кы-ят", "Авангард", "Коммуна" - лидерлар. Һәр сыердан уртача 20-22,9 килограмм сөт савалар. Район буенча күрсәткеч 14 килограмм тәшкил итә. Соңгы вакытта "Ак Барс Буа" агрофирмасының 3 номерлы филиалында җитештерүне арттыруга ирештеләр. Эш ае-руча "Толымбай" бүлекчәсендә яхшы оештырылган. Җитәкчелек тарафыннан терлекчеләр хезмәтенә даими йомгак ясап бару да үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. 1 номерлы филиалда да сөт җитештерүне былтыргыга караганда арттыруга ирештеләр. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда һәр сыердан уртача 1,2 килограммга сөт күбрәк савыла. Ел башыннан бирле 60777 центнер, һәр сыердан уртача 6155 килограмм продукция алынды. Директор Радик Гыйсмәтов җитештерүне арттыра барып, елны яхшы күрсәткечләр белән төгәлләргә тырышабыз, дип белдерде. Моның өчен аларның мөмкинлекләре җитәрлек. Район башлыгы 2 номерлы филиал директоры Әлфакъ Нигъмәтуллинны, баш зоотехник Фарук Нуртдиновны, баш ветеринария табибы Әнсар Хәкимовны тән-кыйтләп:
    - Нигә "Коммуна" кебек эш-ләмисез, анализлар ясап бармыйсыз, сөтне былтыргыдан ким җитештерәсез? - дип сорады. Урыннарда урта буын һәм зооветеринария белгечләренең үз вазифаларын ничек башкаруыннан күп нәрсә торуы турында да сүз булды. Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табиблары Геннадий Логиновның, Александр Малышевның хезмәтләре үрнәк итеп күрсәтелде. 11 айда район буенча мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елгыдан 1179 башка күбрәк булды. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1,4 номерлы филиалларында аларны 221-328, "Коммуна" җәмгыятендә 105 башка арттыруга ирештеләр. Ел ахырына кадәр район буенча тагын 760 бозау алу планлаштырыла. Ветеринария берләшмәсе начальнигы Тәлгать Юнысов үз чыгышында яңа туган бозауларның сакланышына игътибар бирергә, аларга угыз сөте эчерергә чакырды. Районда ит җи-тештерү күләмен арттыруга ирешелде. Мөгезле эре терлекләрдән уртача 697 грамм тәүлеклек үсеш алынды. "Ямбулат", "Коммуна"да әлеге күрсәткеч 800-814 грамм тәшкил ит-кәндә, 2, 4 номерлы филиалларда ул 625-637 граммнан артмады. Эре малны 2 номерлы филиалда былтыргыга караганда киметтеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: