Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада тез буынына уникаль операция ясадылар

Әлегә читтән булышлык белән - яңа алымны куллануга алу этабында дәваханә травматологы Камол Тилабалдиев операцияне Казанның 7нче шәһәр клиник дәваханәсе травматолог-ортопеды Ренат Әфләтунов кул астында башкара. Район тарихындагы икенче шундый операция барышын район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Айрат Галиев чакыруы буенча безгә дә күзәтергә насыйп булды. Ренат Рәшитович бу...

Әлегә читтән булышлык белән - яңа алымны куллануга алу этабында дәваханә травматологы Камол Тилабалдиев операцияне Казанның 7нче шәһәр клиник дәваханәсе травматолог-ортопеды Ренат Әфләтунов кул астында башкара.

Район тарихындагы икенче шундый операция барышын район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Айрат Галиев чакыруы буенча безгә дә күзәтергә насыйп булды. Ренат Рәшитович бу көнне операция кичергән ир-ат моннан 4-5 ел элек үк тезен авырттырган булган. Шуңа да зыян күргән кимерчәкләрне алу озаккарак - 1 сәгать тирәсенә сузылды. Аңа 4 атна култык таякларына таянып йөрергә туры киләчәк. 6 атна дәвамында хәрәкәте тулысынча кайтырга тиеш, өч ай вакыт физик эш эшләргә ярамый. Вакытында операция ясалганда, култык таякларында йөрү нибары 5-7 көн генә.

Камол поликлиникада да кабул да итә. 236 кабинетка эш көннәрендә көндезге сәгать 1дән 4кә кадәр килергә мөмкин.

Пациент үзен яхшы хис итә. Култык таякларына таянып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев