Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия район хуҗалыкларында эшнең торышы белән танышты.

Карларны тиз эретә, җирләрне өлгертә. Бу инде чәчү якынлаша, анда катнашачак техниканы бүгеннән әзерлек сызыгына басытырырыга кирәк, дигән сүз.

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия сишәмбе көнне район хуҗалыкларында бу эшнең торышы белән танышты.

Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов, идарә белечләре белән берлектә беренче тукталышны Фәнил Шәйхаттаров фермер хуҗалыгында ясады. Биредә барлык техника диярлек әзерлек сызыгында. Комиссия аларның төзеклеген, янгын сүндерү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлаштырылуын тикшереп чыкты. Төрле документлар да күз уңыннан кичерелде. Рөстәм Рафаил улы чәчүгә әзерлек, аны бар көчне туплап, кыска срокта башкару белән бергә хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасын үтәү турында да онытмаска чакырды.

– Хәзер күп техника зур егәрлекле, катлаулы механизмлы, шуңа зинһар өчен игътибарлы булыгыз. Сез барыгыз да безгә кадерле, – диде ул механизаторларга мөрәҗәгать итеп. Язгы көр эшләрен башкаруда эшче кулларның җитү-җитмәве белән дә кызыксынды. Фәнил Шәйхаттаров әйтүенчә, механизаторлар язгы чәчүдә катнашачак техниканы ике сменада эшләтерлек итеп тупланган. Чәчүлек, ашлама, ягулак-майлау материаллары ягыннан да проблемалар юк. Техника паркы тулыланып тора. Быел зур егәрекле техника сатып алганнар. Биредә чәчү 2,5 мең гектарда башкарылачак.

“Авангард” агрофирмасында язгы чәчүдә барлыгы 86 берәмлек техника катнашачак. Күпчелеге Кайбыч машина-трактор паркында тезеп куелган. Төзекләндерү эшләренә кыр эшләре төгәлләнүгә керешүче хуҗалыкта аларны нигездә кыш айларында ук әзерлек сызыгына куялар. Быел да биредәге техника бүгеннән кырга чыга ала.

– Язгы кыр эшләрен кыска срокта башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр бар, – ди генераль директорның беренче урынбасары Рәдиф Йосыпов. Авангардлылар алдында Буа районы буенча чәчүне 16 мең гектарда үткәрү тора. Бер агрегатка 400-450 гектар чәчү мәйданы туры килә.

Комиссия әлеге һәм бу көнне күздән кичерелгән башка хуҗалыкларда язга әзерлекне югары бәяләде.

– Буа районы язны традицион рәвештә яхшы хәстәрлек белән каршы ала. Машина-трактор паркы ел саен яңартыла. Техника белән дефицит булганы юк. Кадрлар проблемасы да үз вакытында хәл ителә. Быел да төзекләндерүгә зур игътибар бирелгән, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш бар, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча укулар, инструктажлар үткәрелгән. Бар булганны нәтиҗәле файдаланып, язгы кр эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгуларын телим, – диде министр урынбасары. Ә тикшерү нәтиҗәләре буенча иң яхшылар ачыкланачак, алар турында Татарстан Республикасы Рәисенә җиткереләчәк.

Сүз уңаеннан, район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре – уҗым кыльтураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башланып китте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев