Байрак
  • Рус Тат
  • Буада тәрбиячеләр театрга җыелды (фоторепортаж)

    Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чарага җыелды.

    Район җитәкчелеге исеменнән аларга тәбрикләү сүзен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова ирештерде. Бу юлы сәхнәгә әлеге системада озак еллар хезмәт куйган хуҗалык мөдирләре, шәфкать туташлары, ашчылар күтәрелде. Аларга район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

    -Быел мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә шулай ук җаваплы хезмәт башкарып, күләгәдә кала килгән коллегаларыбызга игътибар бирәсебез килде. Аларның һәркайсы үз урынында, - ди идарә белгече Рамилә Хәйбуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: