Байрак
  • Рус Тат
  • Әзербайҗаннар, әрмәннәр, казахлар Буа турында ни сөйли?

    Якшәмбе - 26 апрель көнне Татарстанда туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Республикабызда исә 115 төрле халык яши һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм республика властьларының сәясәте аларның барысының да телләренә хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән. Татарстан - милләтара һәм конфессияара тынычлыкның күп гасырлык тәҗрибәсе булган регион. Ә бу үз чиратында тотрыклылыкның нигезе,...


    Якшәмбе - 26 апрель көнне Татарстанда туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Республикабызда исә 115 төрле халык яши һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм республика властьларының сәясәте аларның барысының да телләренә хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән. Татарстан - милләтара һәм конфессияара тынычлыкның күп гасырлык тәҗрибәсе булган регион. Ә бу үз чиратында тотрыклылыкның нигезе, иминлекнең дәлиле һәм республиканың чәчәк атуының көчле факторы булып тора. Татарстан үсешендә традицияләрнең, мәдәниятләрнең, этносларның һәм конфессияләрнең үзара гармонияле һәм толерантлы бәйләнеше дә мөһим роль уйный. Ә безнең Буа районында 30дан күбрәк милләт халкы дус-тату гомер кичерә һәм аның үсешенә үз өлешен кертә.
    Аерым алганда, районда яшәүче 44 меңнән күбрәк кешенең 62 процентын татарлар, 21 процентын чуашлар, 16 процентын руслар, калган 1 процентын башка милләт халыклары тәшкил итә. Татарлар, руслар, чуашлар ничәмә гасырлар инде эштә дә, ялда да, бәйрәмдә дә бергә. Аларны бер-берсеннән ае-ру мөмкин түгел һәм кирәкми дә. Әнә, Адав-Толымбай, Теңкәш, Боерган, Алших авылларын бербөтен булып гомер итүче чуашлардан, татарлардан башка ничек күз алдына китерәсең?!
    Ә бездә бит әле Буа төбәге икенче туган җирләренә әверелгән милләтләр дә шактый. Җирле халыктан аермалы буларак, аларга биредә яшәү ничегрәк икән? Бу турыда без аларның үзләреннән сораштык.
    Эльчин ДОСТУЕВ, Әзербайҗан диаспорасы рәисе:
    - Мин Буада 1989 елдан бирле. Бу якларга әзербайҗаннардан беренчеләрдән булып диярлек килеп урнаштым. Хәзер төпләнеп гомер кичерүчеләр саны 150гә җитеп килә. Барыбыз да эшлибез, балаларыбыз балалар бакчаларына йө-риләр, укыйлар. Туганнан бирле монда яшәгәч алар татар, рус телләрендә иркен аралашалар, туган телләрен дә камил беләләр. Без, өлкәннәр, шулай ук ике дәүләт телендә дә сөйләшәбез, чуашчаны белүчеләребез дә шактый. 20-30 ел дәвамында көн саен ишеткән телне өйрән-ми мөмкин түгел. Аннан соң күп кенә катнаш гаилә-ләр дә барлыкка килде - дуслык, туганлык җепләре тагын да ныгыды. Шулай ук һәрберебезнең җирле халык арасында иңне-иңгә куеп яшәгән күршелә-ребез, гаилә дусларыбыз бар. Шәхсән үземнең аннан ике көнгә генә читкә китсәм дә, тизрәк кайтасым килә. Ул чын мәгънә-сендә минем икенче туган җиремә әверелде. Ә Буаның халкы әйбәт аның.
    Безгә биредә тормыш итү өчен барлык мөмкинлек-ләр бар. Район җитәкчелеге ягыннан да һәрдаим кайгырту тоябыз. Ике ел элек муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәкъ-диме белән үзебезнең диаспораны булдырдык. Ул елга бер мәртәбә безне бергә җыеп хәлләребезне белешә, проблемаларыбызны сорый, кирәк чакта ярдәм итә. Җитәкчелеккә безнең рәхмәтебез чиксез. Шулай ук ике ел рәттән ин-де диаспора белән Нәүрүз-не зурлап бәйрәм итәбез. Җитәкчеләр котлый, буалы дусларыбыз да килә. Быел шәһәрдә үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә дә катнаштык, бар халыкны милли ризыгыбыз - пылау бе-лән сыйладык. Башка бәй-рәмнәр дә күптән үзебезнекенә әверелде.
    Вахид РӘХМӘТУЛЛАЕВ, үзбәк милләтеннән:
    - Мин туган җирем Үзбәк-станнан 18 яшемдә чыгып киттем. Буага килгәнче Владивосток, Ульяновск шәһәрләрендә яшәдем. 1996 елда Рус Киштәге авылында төпләндем, шушында гаилә кордым, балалар үстерәбез. Мин барысыннан да канәгать, үземне чит итеп тоймыйм. Танышларым күп, дусларым бар. Иң мөһиме тынычлык, иминлек, халыклар арасында татулык, аң-лашып яшәү бар. Калганына ирешеп була, дип саныйм.
    Сергей ВОСКАНЯН, әр-мән милләтеннән:
    - Хезмәт сөюче, игътибарлы, гади Буа халкы арасында 14 ел гомер кичерәм мин. Бирегә Үзбәкстаннан - мин шунда туып-үстем - туганнан туганым чакыруы буенча кайттым. Һәм бер генә дә үкенмим, үзебезнекеләр арасында үз кеше булып яши бирәм. Якташларым - Янгиер шәһәрен-нән күченеп кайткан 30лап гаилә бар бүген районда. Алар белән дә тыгыз элем-тәдә торабыз, аралашабыз. Киң күңелле Буага барысы өчен дә рәхмәт.
    Женисгуль ДАВЫДОВА, казах милләтеннән:
    - Мин үзем Казахстаннан, Үзбәкстанда туган ягы Янтуган авылы булган Марс Давыдовка кияүгә чыктым. Һәм без 20 ел элек Буага күченеп кайттык, Алших авылында төпләндек. Казах теле татар теленә охшаган, аны өйрәнәсе бер дә авыр булмады. Хәзер инде чуаш телен дә 100 процент беләм. Тирә-күр-шеләребез чуашлар безнең, алар белән шул кадәр дус яшибез. Искиткеч киң күңелле халык. Татары, чу-ашы бергә гомер иткән Ал-шихта бер-берсен аеру юк. Бар булганы бергә. Буага, нәкъ менә шушы авылга кайтканыма бер дә үкенмим. Эшләдек тә, балалар да үстердек. Сирәк кенә булса да, туган ягым Казахстанга да барабыз. Анда минем дүрт бертуганым яши.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: