Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “Тургай” сәүдә үзәгендә: хәвеф төймәсе эшли, әмма запас ишекләрне кар каплаган (фоторепортаж)

Бүген  шәһәр прокуратурасы вәкиле һәм Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы шәһәрдәге  халык масса төсендә җыелучы урыннарга чыгып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тагын бер кат күздән кичерделәр.

Чираттагы тикшерү “Тургай” сәүдә үзәгендә булды. Тикшерүчеләр таләп ителгәннең барысын да: бинага керү һәм ут-күз яисә башка гадәттән тыш хәл килеп чыкканда бинадагы халыкны эксплуатацияләү өчен запас чыгу ишекләре булу-булмавны, аларның тиешле таләпләргә җавап бирүен, су гидрантларын, янгын сүндерү баллоннарын, хәвеф сигнализацияләрен карадылар.

Стенада беркетелгән хәвеф төймәсе басу белән “телгә” килде. Павильонның төрле почмакларында янгын чыгуы, шул сәбәпле бинанадан тиз арада чыгып китәргә кирәклеген хәбәр итте. Әлбәттә бу тикшерү өчен эшләнде. Бинада эвакуацияләнү өчен биш ишек бар, әмма аларның өчесе тышкы яктан кар астында калган иде. Тикшерү барышында аны чистартуга керештеләр.

Белгечләр белән оештырылган тикшерү турындагы материалны “Байрак” газетасының киләсе саныннан укырга була.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев