Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды

Ветеринария техникумында юрист, ветеринар, газ белән тәэмин итү җиһазларына һәм системаларына хезмәт күрсәтү технигы, ашчы-кондитер, гомум төзелеш эшләре остасы, электр монтеры булырга теләүчеләрнең документларын 1 июньнән ала башладылар. Тугызынчыны тәмамлаган абитуриентлар аттестаттагы уртача баллары буенча укуга кабул ителәчәкләр. Ә ОГЭ нәтиҗәләрен баллары тигез булган абитуриентларның кайсын укуга кабул итү турында...

Ветеринария техникумында юрист, ветеринар, газ белән тәэмин итү җиһазларына һәм системаларына хезмәт күрсәтү технигы, ашчы-кондитер, гомум төзелеш эшләре остасы, электр монтеры булырга теләүчеләрнең документларын 1 июньнән ала башладылар. Тугызынчыны тәмамлаган абитуриентлар аттестаттагы уртача баллары буенча укуга кабул ителәчәкләр. Ә ОГЭ нәтиҗәләрен баллары тигез булган абитуриентларның кайсын укуга кабул итү турында сорау туганда гына исәпкә алачаклар - кемнең зуррак балл, өстенлек шуңа биреләчәк.

Әлегә 215 бюджет урын-ның яртысы санында гаризалар кергән. Комиссия 10-12 августка кадәр эшләячәк.

-Былтыр юристларга, икътисадчыларга, ашчы-кондитерга, электр монтерына конкурс булды. Быелгысын әлегә әйтә алмыйбыз. Һөнәр алырга теләүчеләр килсеннәр, бездә уку өчен барлык шартлар бар, - ди кабул итү комиссиясе секретаре Резеда Мостафина.

Социаль белем бирү академиясенең (КСЮИ) Буа шәһәрендә урнашкан кабул итү комиссиясе 25 майдан алып эштә. 9 сыйныф базасында булачак банк хезмәткәрләрен һәм хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру белгечлегенә укыталар, 11 сыйныфтан соң персонал белән идарә итү, маркетинг, юриспруденция һәм психология буенча белгечләр әзерлиләр. Кабул итү 9 сыйныфтан соң аттестатка карап. Дөресрәге, аның булуы да җитә. 11 сыйныфтан соң бердәм имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Уку түләүле.

Ә медицина училищесында документларны 20 июньнән кабул итәләр. Елдагыча, 9 сыйныф тәмамлаучыларны шәфкать туташы, урта белемлеләрне дәвалау эше белгечлегенә алалар. Барлыгы 80 бюджет урыны бирелгән. Калган урыннар түләүле. Түләүле урыннарга кабул итү чикләнмәгән. Студент булу шансын аттестатындагы уртача балл һәм медицина хезмәткәренә яраклылыкны тикшерүче психологик тестлаштыру нәтиҗәсе хәл итә.

Медучилищеның кабул итү комиссиясе секретаре Фәридә Бурнашева белдерүенчә, быел абитуриентлар саны былтыргыдан да күбрәк. Димәк, бюджет урыннар өчен конкурс та зуррак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев