Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада уракка төштеләр! Күпме ашлык чыга?

Районда, бәлки республикада да бу эшкә беренчеләрдән булып “Авангард” агрофирмасы игенчеләре кереште.

Икенче көн инде “кыр кораблары” арпа кырын иңли. Агрофирманың баш агрономы әйтүенчә, әлеге кырда чәчү 1 апрельдә үткәрелгән. Суктырылган иген әлегә ферма Югары Лашчы симертү мәйданчыгына озатыла. Биредә аны терлек азыгы өчен сытып консервациялиләр. Бүгенге көндә бөртекнең дымлылыгы 30 процент тирәсе. Бу арпаны  шул рәвешле әзерләү өчен бер дигән күрсәткеч. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 50-55 центнер тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев