Байрак
  • Рус Тат
  • Буада уңышның 70 проценттан күбрәге җыелды

    Яңгырлар берникадәр аяк чалса да, район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә тагын 15 мең гектарда игеннәрне җыеп аласы бар. "Ямбулат" авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы, ветеринария техникумы уракны төгәлләгән, "АгроНур"да әлеге күрсәткеч 88,7, "Дружба" агрофирмасының 2 номерлы филиалында 83,2, 4 номерлы...

    Яңгырлар берникадәр аяк чалса да, район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә тагын 15 мең гектарда игеннәрне җыеп аласы бар.

    "Ямбулат" авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы, ветеринария техникумы уракны төгәлләгән, "АгроНур"да әлеге күрсәткеч 88,7, "Дружба" агрофирмасының 2 номерлы филиалында 83,2, 4 номерлы филиалында 79,2 процентка тиң. Ындыр табакларына 150 мең тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 37,6 центнерга тиң.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: