Буада узган ялларда ДТПлар теркәлде
Шимбә көнне "Тургай" сәүдә үзәге каршында "ВАЗ-21099" белән "Лада-Калина" "үбештеләр". Нәтиҗәдә икексенең дә бамперларына зыян килде. Якшәмбедә көнне Буадан Карлыга табан чыгу юлында тагын бер ДТП булды. "ВАЗ-2110" автомобиле уникенче модель "Җигули" артына килеп керде. Авариядә катнашучылар икесе дә Ефремов урамыннан килеп әйләнеч юлда ЮХИДИ бинасы ягына борылганнар. Шунда "ВАЗ-2110"...
Шимбә көнне "Тургай" сәүдә үзәге каршында "ВАЗ-21099" белән "Лада-Калина" "үбештеләр". Нәтиҗәдә икексенең дә бамперларына зыян килде.
Якшәмбедә көнне Буадан Карлыга табан чыгу юлында тагын бер ДТП булды. "ВАЗ-2110" автомобиле уникенче модель "Җигули" артына килеп керде. Авариядә катнашучылар икесе дә Ефремов урамыннан килеп әйләнеч юлда ЮХИДИ бинасы ягына борылганнар. Шунда "ВАЗ-2110" баш юлдан килүче автомобильгә юл биреп, туктап калган, арттан килүче аның артына килеп кергән. Транспорт чараларына өлешчә зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев