Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Вахит Хаковның якыннары булып китте (фоторепортаж)

Бүген туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу Күзби авылында туып-үскән галим, тел белгече Вахит Хаковның тууына 90 ел тулуга багышланды. Анда мәрхүм якташыбызның хатыны, 40 ел балаларга белем биргән Хөрия ханым, кызы, Казан энергетика институтының промышленность энергетикасы кафедрасы доценты Ләлә Әхмәтвәлиева, Америкада айти-технологияләр буенча инженер булып эшләүче улы Илдус, оныгы,...

Бүген туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу Күзби авылында туып-үскән галим, тел белгече Вахит Хаковның тууына 90 ел тулуга багышланды. Анда мәрхүм якташыбызның хатыны, 40 ел балаларга белем биргән Хөрия ханым, кызы, Казан энергетика институтының промышленность энергетикасы кафедрасы доценты Ләлә Әхмәтвәлиева, Америкада айти-технологияләр буенча инженер булып эшләүче улы Илдус, оныгы, филология фәннәре кандидаты Алсу Гобәйдуллина кайттылар. Очрашуда шулай ук район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин, "Коммуна" җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Вахит Хаковның укучысы Гөлнур Айзетуллова, укытучылар, укучылар катнаштылар. Алар күренекле якташыбызның тормыш юлы турында сөйләделәр, истәлекләрне барладылар. Якыннары укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Музейда Вахит агага багышланган экспозициягә өстәр өчен аның берничә шәхси әйберен дә алып кайтканнар. Аларны музей директоры Люция Әхмәтҗановага тапшырдылар. Кунаклар Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең сәнгатьне өйрәнү музеенда да булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев