Буада Вахитов урамына ни өчен тимер коймалар куелды (+фото)
Шәһәрнең Р.Люксембург белән Вахитов урамнары киселешендә тәбәнәк коймалар урнаштырылды.
Хәзер җәяүлеләр юлны “зебра”дан гына аркылы чыга алачаклар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңнебаев әйтүенчә, шәһәрдә тыкрыкларда мондый тимер корылмалар, участок алдан өйрәнелеп, юлны аркылы чыгу куркыныч булган урыннарга куела. Узган ел Жорес белән Вахитов урамнары тыкрыгында светофор куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев