Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада велосипедлар урлыйлар

Узган якшәмбедә Яңа Мәртледән 1972 елгы ир-ат шул авылдагы Тимга елгасы ярына "Форворд" велосипедын куеп калдыра. Әйләнеп килсә, велосипедны "чишендергәннәр" - ике көпчәген, алгы крылосын, чылбырын, тоткычын, утыргычын алып киткәннәр. Авыл кешеләре шул вакыт арасында мотоблокка утырып яр буена таба киткән өч яшүсмерне күргәннәр. Соңрак полиция тикшерү үткәргәч, чыннан да,...


Узган якшәмбедә Яңа Мәртледән 1972 елгы ир-ат шул авылдагы Тимга елгасы ярына "Форворд" велосипедын куеп калдыра. Әйләнеп килсә, велосипедны "чишендергәннәр" - ике көпчәген, алгы крылосын, чылбырын, тоткычын, утыргычын алып киткәннәр. Авыл кешеләре шул вакыт арасында мотоблокка утырып яр буена таба киткән өч яшүсмерне күргәннәр. Соңрак полиция тикшерү үткәргәч, чыннан да, урлаучылар әлеге яшүсмерләр булып чыга. Алар өчесе дә Чуаш Киштәге авылыныкы, берсенә 15, икесенә 13әр яшь. Соңгыларына яше җитмәү сәбәпле, җинаять эше кузгатылмады, ә беренчесе гаебен таныды инде.
Кичә полиция бүлегенә тагын бер велосипед урлануы хакында хәбәр килде. Анысы Космовский урамындагы бер йорт подъезд алдыннан юкка чыга. Хәзерге көндә әлеге факт буенча эзләү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган якшәмбедә Яңа Мәртледән 1972 елгы ират шул авылдагы Тимга елгасы ярына “Форворд” велосипедын к...