Буада ветеран укытучы Евдокимчева Римма Петровна вафат булды
Римма Петровна озак еллар шәһәрнең А. В. Луначарский исемендәге мәктәбендә инглиз теле укытты. Ходайдан укытучы иде. Пенсия яшендә дә аның белем багажына ихтыяҗ булды, аңа репетиторлыкка эләгү укучылар өчен зур бәхет иде. Соңгы берничә елда Римма Петровна мәкерле авыру белән көрәште. Һәм кичә 68 яшендә Ульяновск шәһәрендә вафат булды. Мәрхүмәне...
Римма Петровна озак еллар шәһәрнең А. В. Луначарский исемендәге мәктәбендә инглиз теле укытты. Ходайдан укытучы иде. Пенсия яшендә дә аның белем багажына ихтыяҗ булды, аңа репетиторлыкка эләгү укучылар өчен зур бәхет иде. Соңгы берничә елда Римма Петровна мәкерле авыру белән көрәште. Һәм кичә 68 яшендә Ульяновск шәһәрендә вафат булды. Мәрхүмәне җирләү Ульяновск шәһәрендә булачак.
Римма Петровна Евдокимчеваның якты истәлеге буалылар, күпсанлы укучылары һәм коллегалары хәтерендә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев