Байрак
  • Рус Тат
  • Буада ветераннар үзәк мәйданга ретро-автомобильләргә утырып килде (фоторепортаж)

    Парадта катнашан төрле маркалы ретро-автомобильләрнең күпчелеге “ГАЗ-21 Волга” авторетроклубыннан. Буага алар “Казан-Тәтеш-Буа” маршруты буенча оештырылган автойөреш кысаларында килде.

    Мәйдан түрендә урын алган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котладылар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мөрәҗәгатен укыды. Яшь буын вәкилләре исеменнән 2 номерлы лицей укучысы Семен Тарасов чыгыш ясады.

    Яшь коткаручылар, кадет, полиция сыйныфлары, юнармия, форпост отрядлары, медицина училищесы студентлары һәм Әфганчы-интернацианалчылар катнашындагы парад та ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән иде. Ә еатрлаштырылган тамашада 347 кеше катнашты.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: