Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ВТЭК хезмәтчелеге күченә. Күпме вакытка?

Татарстан буенча медик-социаль экспертизасының баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов Буа районындагы филиалының яңа бинасы булачагын әйтте "Татар-информ" агентлыгына. Без бу хакта үзәк дәванәнең баш табиб урынбасары Айрат Галиевтан сораштык. Ул шәһәрнең К.Зыятдинов урамында урнашкан хәзерге ВТЭК бинасының бары тик ремонтланачагы гына хакында әйтте. Төзекләндерү барышында медик-социаль экспертизасының бюросы хезмәтчелеге иске...

Татарстан буенча медик-социаль экспертизасының баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов Буа районындагы филиалының яңа бинасы булачагын әйтте "Татар-информ" агентлыгына. Без бу хакта үзәк дәванәнең баш табиб урынбасары Айрат Галиевтан сораштык. Ул шәһәрнең К.Зыятдинов урамында урнашкан хәзерге ВТЭК бинасының бары тик ремонтланачагы гына хакында әйтте. Төзекләндерү барышында медик-социаль экспертизасының бюросы хезмәтчелеге иске поликлиника бинасына күчеп торачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, бу ремонт эшләренә федераль бюджеттан акча бүлеп бирү планлаштырыла.

-Әлегә төзелеш сроклары, подрядчы оешма турында әйтергә иртәрәк. Ремонт эшләре озакка бармаячак, төзүчеләр күбрәк бинаның эчке өлешен яңартачаклар, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев