Байрак
  • Рус Тат
  • Буада яңа автобус маршрутлары ачылды

    2 номерлы "Космовский урамы" маршруты Аның буенча автобус Тимер юл вокзалыннан иртәнге 6.55 сәгатьтә кузгала һәм 7.55 сәгатьтә Буа машина төзү заводына барып җитә. 13.00 сәгатьтә Машина төзү заводыннан кузгалып, 13.55 сәгатьтә Тимер юл вокзалына кайта. Кичке 17.00 сәгатьтә кабат Машина төзү заводыннан Тимер юл вокзалына кайта. Анда 17.55 сәгатьтә...

    2 номерлы "Космовский урамы" маршруты

    Аның буенча автобус Тимер юл вокзалыннан иртәнге 6.55 сәгатьтә кузгала һәм 7.55 сәгатьтә Буа машина төзү заводына барып җитә. 13.00 сәгатьтә Машина төзү заводыннан кузгалып, 13.55 сәгатьтә Тимер юл вокзалына кайта. Кичке 17.00 сәгатьтә кабат Машина төзү заводыннан Тимер юл вокзалына кайта. Анда 17.55 сәгатьтә килеп җитә.

    3 номерлы "Көнбатыш бистә" маршруты

    Әлеге маршрут буенча йөрүче автобус Тимер юл вокзалыннан иртәнге 6.50 сәгатьтә кузгала һәм 7.00 сәгатьтә Көнбатыш бистәгә барып җитә. 7.10 сәгатьтә аннан китеп, 7.50 сәгатьтә Машина төзү заводына барып җитә. Көндезге 12 сәгать 10 минутта Машина төзү заводыннан китеп, 12.50 сәгатьтә Көнбатыш бистәгә килә. Аннан 13 сәгатьтә кузгала һәм 13.10 сәгатьтә Тимер юл вокзалында була. 17 сәгатьтә кабат машина төзү заводыннан кузгала һәм 17.40 сәгатьтә Көнбатыш бистәдә була һәм 17.50 сәгатьтә аннан кузгалып, 18.00 сәгатьтә Тимер юл вокзалына кайта.

    Көнбатыш бистәдә автобус "Светофорик" балалар бакчасы яныннан борылып, Ефремов урамы буенча 1 номерлы маршрут буенча йөри.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: