Байрак
  • Рус Тат
  • Буада яңа баш педиатор. Табиб нәрсә өчен борчыла?

    Сергей Сандркин район педиатры булып урнашты. Аны балаларына төрле авыруларга каршы прививкалар һәм Манту тикшерүе узарга теләмәүче әти-әниләр саны күп булу борчый.

    Баш тартучылар  гомуми күрсәткечнең 35 процентын алып тора. Быел 75 баланың әнисе Манту тикшерүе узуга каршы килгән. Моннан тыш полиомиелиттан – 36, коклюштан – 22, кызамыктан һәм свинкадан  – 43, гепатит Вдан 82 кечкенә буалы прививкаларсыз калган. Сергей Михайлович районда куркыныч авырулардан саклану кампаниясен әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып барудан башларга кирәк, дигән фикердә. Ул аны иң беренче дин әһелләре белән киңәшеп, дин йортларыннан башларга исәпли.

    Ул Пирогов исемендәге Россия  милли тикшеренү медицина университетын тәмамлаган. Буага эшкә кайтканычы РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары кул астында, Мәскәү балалар поликлиникасында педиатор булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы - 3 ел

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: