Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яңа полиция начальнигы билгеләнде (фоторепортаж)

Бүлекне хәзер полковник Радик Егоров җитәкләячәк. Аны шәхси составка тәкъдим итү танатнасына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Ул район эчке эшләр бүлегенең эшен уңай бәяләп, киләчәктә дә яңа җитәкче белән бергәлектә шундый темпта эшләргә, җинаятьләрне киметү өчен берләшергә дигән теләкләрен җиткерде. Хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җирле полицейскийларны бүләкләде....

Бүлекне хәзер полковник Радик Егоров җитәкләячәк. Аны шәхси составка тәкъдим итү танатнасына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Ул район эчке эшләр бүлегенең эшен уңай бәяләп, киләчәктә дә яңа җитәкче белән бергәлектә шундый темпта эшләргә, җинаятьләрне киметү өчен берләшергә дигән теләкләрен җиткерде. Хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җирле полицейскийларны бүләкләде. Яңа начальникка муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, элеккеге полиция начальнигы, хәзерге көндә Яшел Үзән шәһәренең һәм районының эчке эшләр бүлеген җитәкләүче Айрат Ханбиков уңышлар теләделәр.

Белешмә:

Радик Михайлович Егоров 1970 елда Зәй шәһәрендә туган. Өйләнгән. Күп еллар дәвамында Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр бүлегендә эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүлекне хәзер полковник Радик Егоров җитәкләячәк.