Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яңартылган әйләнеч юл нинди булачак?

Сорауга җавапны "Волго-Вятскуправтодор" юл хуҗалыгы оешмасының әйдәп баручы эксперты Альберт Шәйдуллин җавап бирә: - Казан - Буа - Ульяновск трассасының 103-109 километр аралыгында капиталь ремонт бара. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага "Вираж" җәмгыяте эшчеләре асфальтны тулысынча алмаштыралар. Беррәттән әлеге трассага килеп кушылучы юллар да төзекләндерелә. Торак пунктның юл кырыйлары асфальтлана,...

Сорауга җавапны "Волго-Вятскуправтодор" юл хуҗалыгы оешмасының әйдәп баручы эксперты Альберт Шәйдуллин җавап бирә:

- Казан - Буа - Ульяновск трассасының 103-109 километр аралыгында капиталь ремонт бара. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага "Вираж" җәмгыяте эшчеләре асфальтны тулысынча алмаштыралар. Беррәттән әлеге трассага килеп кушылучы юллар да төзекләндерелә. Торак пунктның юл кырыйлары асфальтлана, тик хәрәкәт полосасы киңәйтелми, яңа "кесәләр" ясау да планга кертелмәгән. Шулай ук бу юл аралыгында җәяүлеләр өчен тротуарлар, юлны аркылы чыгу урыннары булачак. Юл билгеләре дә яңартылырга тиеш. Барлык эшләр сентябрь-октябрь аена төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев