Байрак
  • Рус Тат
  • Буада янгын датчикларын берничә тапкыр кыйммәт бәягә урнаштырып, акча эшләүчеләр арткан

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь аенда мондый 6 факт теркәлгән.

    Үзләрен төрле фирма вәкилләре дип таныштырып, йорттан-йортка йөреп янгынга каршы җайланмаларын кыйммәт бәягә урнаштырганнар. Шулай итеп, алар кешеләрдән 5тән 10 меңгә кадәр  (бу хезмәт 1-2 меңгә төшәргә мөмкин) акча сораганнар.

    Бу уңайдан полиция бүлеге һәрбер ишектән кергән сатучыга ышанмаска өнди. Товарны алырга яисә хезмәт күрсәтүгә ризалашканчы аның чын бәясен белегез, икеләтә, өчләтә бәядән алырга туры килмәсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: