Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яшь кеше суга батты (+ фото)

Районда быелгы җәйдә бу инде икенче фаҗига. Күптән түгел генә 10 яшьлек кыз бала һәлак булган иде. Шимбә көнне көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Мөкерле авылы янындагы буада шушы авылда яшәгән 1993 елгы егет су астына китте. 111 номерлы янгын частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 5 кешелек компания буада су коена, ардан...

Районда быелгы җәйдә бу инде икенче фаҗига. Күптән түгел генә 10 яшьлек кыз бала һәлак булган иде. Шимбә көнне көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Мөкерле авылы янындагы буада шушы авылда яшәгән 1993 елгы егет су астына китте. 111 номерлы янгын частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 5 кешелек компания буада су коена, ардан берсе ярдан 6-7 метр ераклыкта суга чума һәм кире чыкмый. Дуслары аны үзләре коткарырга тырышалар, әмма файдасыз. Бишенче егерме минутта бәла булган урынга 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җитәләр, 5 минуттан эзләү эшләрен башлыйлар. Алар егетнең мәетен 17 сәгать 14 минутта табып алалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Бәла коену өчен җиһазланмаган урында исерек килеш су коену аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Мөкерле авыл җирлеге башлыгы Валерий Носов әйтүенчә, әлеге компания буада коену тыелу турында аншлагны да алып аткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев