Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яшен сугып үтергән Ирина Петрованың мәктәптә укучы кызы һәм студент улы ятим калды

Кичә кичке 6 нчы яртылар тирәсендә Буа районы Шәмәк авылында ире һәм улының күз алдында яшен сугып үтергән Ирина Петрова бүген авылында җирләнде. Бу мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә-Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Ирина Никитина сөйләде. 1979 нчы елгы Ирина Герасимовна "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 нче филиалында склад мөдире булып эшләгән....

Кичә кичке 6 нчы яртылар тирәсендә Буа районы Шәмәк авылында ире һәм улының күз алдында яшен сугып үтергән Ирина Петрова бүген авылында җирләнде. Бу мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә-Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Ирина Никитина сөйләде.

1979 нчы елгы Ирина Герасимовна "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 нче филиалында склад мөдире булып эшләгән. Әле кичә, фаҗигагә кадәр дә, ул пайчыларга ашлык өләшкән. Эштән соң, ире һәм улы белән бакчада эшләргә чыккан. Ирина Никитина әйтүенчә, авылда сәгать 4 ләрдә үк күк күкри башлаган, аннан яшенли башлаган. "Яңгыр яумагач, алар да бакчаларында эшләвен дәвам иткән инде. Без, авыл халкы, башлаган эшне яңгырга кадәр тизрәк эшләп бетерү турында гына уйлыйбыз бит. Кем уйлаган аны шулай булыр дип?!" - ди авыл җирлеге башлыгы.

Яшен мәрхүмәнең улына да бераз тигән - егет читкә егылып киткән, әмма бераздан кире аягына баса алган. Ә әнисе торырлык хәлдә булмаган - яшен аңа шул егылган мизгелендә үк җан бирерлек итеп суккан. "Яшен бик каты суккан, Ирина Петрованың бөтен гәүдәсе буйлап узган", - диде Ирина Никитина. Аның сүзләренә караганда, мәрхүмәнең үләр алдыннан ниндидер сиземләве дә булган кебек. Ул, яшеннән сакланып, улына барлык кәрәзле телефоннарны өйгә алып кертергә кушкан булган.

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Валентина Захарова шәфкать туташының Петровлардан 2-3 өй аркылы гына яшәвен әйтте. Шундук йөгереп килгән шәфкать туташы бернинди ярдәм күрсәтә алмаган. Ашыгыч ярдәм хезмәте мәрхүмәнең улына ярдәм күрсәткән. Бер сәгатьтән аның хәле җайланган. "Ирина йөгереп кенә йөри иде. Сәламәтлегенә зарланмый иде. Йортта терлекләре дә бар", - дип сөйләде Валентина Захарова.

Ирина Никитина билгеләп үткәнчә, авылдашлары 37 яшьлек Иринаны җылы сүзләр белән искә ала. "Имин, тырыш гаилә. Балалары да бик акыллы. Ирина беркайчан беркем белән ачуланышмады, шаяртып кына җавап бирә иде. Хезмәттәшләре кичә дә аның күтәренке кәефтә булуын, көлеп торуын әйтә", - дип белдерде Ирина Никитина.

Ирина Петрованың тормыш иптәше - 1975 нче елгы Владимир Петров Борындыкта нефтебазада эшли. "Хәзер иренә, балаларына да бик авыр. Ире бөтенләй төшенкелеккә, хәсрәткә чумган", - ди авыл җирлеге башлыгы.

Мәрхүмәнең ике балигъ булмаган баласы - 1999 нчы елгы улы һәм 2006 нчы елгы кызы калган. Улы - беренче курсны тәмамлаган студент. Кызлары өченче сыйныфны тәмамлаган.

Искәртеп үтик, узган елда Арча районы Ташкичү авылында печән җыйган вкытта "Барс-Медиа" реклама агентлыгының 28 яшьлек директоры Фәнил Сафиуллинны да яшен сугып үтергән иде.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 22.08.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев