Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яңгыр сорап дога укыдылар

Соңгы көннәрдә безнең киңлекләрдә коры һәм эссе һава торышы саклана. Ул бар тереклек ияләренә зур бәла-казалар алып килергә, ахыры аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кызу һава торышы бер яктан җәйге кәеф бүләк итсә дә, икенче яктан, кырларда чәчкән икмәк, бакчаларыбызда үсүче яшелчә җимешләр өчен борчу тудыра.

 
Яңгыр сорап дога кылу, намаз уку – сөннәт гамәл, аеруча җомга көнендә һәм җомга вәгазеннән соң. Корылык вакытында яңгыр сорап намаз уку сөннәт булып тора.
Буа районы мәчетләренә йөрүче мөселманнар бүген 25 июнь, җомга көнне истиска – яңгыр теләү намазын укыдылар.
Намазда район имам-мөхтәсибе, имам-хатыйблар, мәчетләргә йөрүчеләр һәм Буа мәдрәсендә белем алучы шәкертләр катнашты. Алар шәһәр читенә чыгып, болында истиска намазын укыдылар. 
Истиска намазы – корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Кырда һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә күп вәгазьләр сөйли.
 Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтебезне кабул итер, корылык куркынычыннан аралар, кырларыбыз өстендә шифалы яңгырлар явдырыр, мул игеннәр җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X