Байрак
  • Рус Тат
  • Буада Юбилейлы аллея барлыкка килде. Кайда? (фоторепортаж)

    Бүген “Буа электр челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәрнең Боҗра юл янындагы мәйданга 60 чыршы, 30 тополь агачы утырттылар.

    Җәмгыять оешуга быел 50 ел тула, шул уңайдан аллея “Юбилейлы” дигән исем алачак. Үзләре әйтүенчә, бу аллея тора-бара төзекләндереләчәк һәм уңайландырылачак. Бу изге эшкә башка оешма-предприятие коллективлары да кушылыр, диләр энергетиклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: