Буада ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек йөртүче артыннан куганнар
Кичә кич ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны патрульләгәндә "Лада Калина"ны туктатырга уйлыйлар. Тик йөртүче инспекторларга карышып, зур тизлек белән куа башлый. ЮХИДИ хезмәткәрләре тиз арада әлеге автомобиль артыннан китәләр. Тик ул бернинди кисәтүләргә дә игътибар итмичә, куа гына. Нәтиҗәдә шикәр заводы бистәсе территориясендә идарәне югалтып, юл кырыена оча. Тикшерү аның автомобильгә исерек...
Кичә кич ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны патрульләгәндә "Лада Калина"ны туктатырга уйлыйлар. Тик йөртүче инспекторларга карышып, зур тизлек белән куа башлый. ЮХИДИ хезмәткәрләре тиз арада әлеге автомобиль артыннан китәләр. Тик ул бернинди кисәтүләргә дә игътибар итмичә, куа гына. Нәтиҗәдә шикәр заводы бистәсе территориясендә идарәне югалтып, юл кырыена оча. Тикшерү аның автомобильгә исерек килеш идарә итүен күрсәтә. Йөртүчегә зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев