Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада юлларны ябалар. Ни өчен? (+фото)

Буалылар шәһәр эчендәге юлларны урыны белән вакытлыча ябуны күрәләрдер. Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, "Буа МППЖКХсы" (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре юлны өлешчә ябып торып, урынны кардан чистарталар. Бу район ЮХИДИ бүлекчәсе белән килешенеп эшләнә. Алар нигездә юл чатларында кар...

Буалылар шәһәр эчендәге юлларны урыны белән вакытлыча ябуны күрәләрдер. Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, "Буа МППЖКХсы" (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре юлны өлешчә ябып торып, урынны кардан чистарталар. Бу район ЮХИДИ бүлекчәсе белән килешенеп эшләнә. Алар нигездә юл чатларында кар өемнәре зур булу аркасында автомобильчеләргә күз күреме начарайган, юл тарайган, кар күп җыелган урыннарны чистарталар. Әлеге чара юл куркынычсызлыгы максатында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев