Байрак
  • Рус Тат
  • Буада законсыз кафе хуҗасы законсыз алкоголь саткан

    ТР Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре апрель башында Буадагы кафеларның берсендә ЕГАИС системасында теркәлмәгән сыра һәм сыралы эчемлек сатылуны ачыклаган. Эчемлекнең озатучы документлары да, аларның җитештерүнең легаль булуын раслаучылары да булмаган. Тикшерә торгач кафе хуҗасының да елдан артык шәхси эшмәкәр булып тормавы ачыкланган. Эш материаллары һәм әйләнештән...

    ТР Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре апрель башында Буадагы кафеларның берсендә ЕГАИС системасында теркәлмәгән сыра һәм сыралы эчемлек сатылуны ачыклаган. Эчемлекнең озатучы документлары да, аларның җитештерүнең легаль булуын раслаучылары да булмаган. Тикшерә торгач кафе хуҗасының да елдан артык шәхси эшмәкәр булып тормавы ачыкланган. Эш материаллары һәм әйләнештән алынган 22 литр эчемлек тикшерү өчен район эчке эшләр бүлегенә тапшырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: