Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадагы күпкатлы йорт алдында грант акчасына балалар  мәйданчыгы сафка басты (фоторепортаж)

Узган шимбәдә шәһәрнең Ефремов урамындагы 133 “Г” номерлы йорт алдында яңа, заманча балалар мәйданчыгын ачтылар.

Ул – “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең (ТОС) республика конкурсында җиңеп алган 395 мең сум грант акчасына кайтартылган. Аның рәисе Мәсгудә Гыйматдинова әйтүенчә, ТОС составында барлыгы 14 күпкатлы йорт исәпләнә, әлеге йортта яшь гаиләләр күп булу сәбәпле, балалар мәйданчыгын бирегә куйганнар.

Йорт буенча өлкән, үзе дә яшь әни Ландыш Сөләйманова белдерүенчә, алар мәйданчыкка урнаштырылачак уйнау комплектларын каталогтан үзләре сайлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев