Буадагы “Победа” кибетендә хатын-кызның сумкасын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Буа” сәүдә үзәгенең беренче катында урнашкан “Победа” кибетеннән бер хатын-кызның сумкасы югала.
Анда аның документлары һәм акча янчыгы да була. Полицейскийлар каракның эзенә тиз төштеләр. Ул - шәһәргә якын авылларның берсендә яшәүче, беркайда да эшләмәүче 1968 елгы хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев