Байрак
  • Рус Тат
  • Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кунаклар кайтты (фоторепортаж)

    "Буа якташлыгы" җәмгыяте әгъзалары быел да традицияне бозмадылар - Яңа ел сәламе белән шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кайттылар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Буа якташлыгы" җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, "Татптицепром" һәм "Татплодовощпром" концерны җитәкчеләре Марс Алиев, Раил Зыятдинов, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов әби-бабайларга изге теләкләрен җиткерделәр. Алар...

    "Буа якташлыгы" җәмгыяте әгъзалары быел да традицияне бозмадылар - Яңа ел сәламе белән шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кайттылар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Буа якташлыгы" җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, "Татптицепром" һәм "Татплодовощпром" концерны җитәкчеләре Марс Алиев, Раил Зыятдинов, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов әби-бабайларга изге теләкләрен җиткерделәр. Алар зур гаиләгә акчалата бүләк, бәйрәм табынына ризыклар, Яңа ел пакетлары алганнар иде. Очрашу район һәвәскәрләренең дәртле җырлары белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: