Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадагы кибетне яндырмакчы булганнар (ВИДЕО)

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 гыйнварга каршы төндә ике билгесез зат шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы "Оптовик" кибетенә ("Тургай" сәүдә үзәге янында) ут төртмәкче булганнар. Видеоязмадан күренгәнчә, алар ягулык-май сыеклыгы тутырылган шешәгә ут төртеп, кибеткә ташлыйлар. Бәхеткә, аларның кырын эше барып чыкмый. Тимер рәшәткәгә эләгеп, шешә ватыла һәм...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 гыйнварга каршы төндә ике билгесез зат шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы "Оптовик" кибетенә ("Тургай" сәүдә үзәге янында) ут төртмәкче булганнар. Видеоязмадан күренгәнчә, алар ягулык-май сыеклыгы тутырылган шешәгә ут төртеп, кибеткә ташлыйлар. Бәхеткә, аларның кырын эше барып чыкмый. Тимер рәшәткәгә эләгеп, шешә ватыла һәм карга төшә, шул рәвешле шартламый кала. Хәзер полицейскийлар әлеге ике кешене эзли.
Әгәр видеоязмадагы әлеге затларны күрүчеләр, белүчеләр булса, кичекмәстән 3-12-88, 3-16-81, 89377710332 телефон номерлары буенча шалтырату сорала.
Әлеге җинаятьне ачарга ярдәм итүче төгәл һәм дөрес мәгълүмат бирүчене район эчке эшләр бүлеге бүләкләячәк. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев