Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан 50 ел бергә яшәгән Гыймадиевларга бүген ЗАГСтан килделәр (фоторепортаж)

    Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева өйләренә барып тәбрикләде. Ул район җитәкчелеге исеменнән дә юбилярларга теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Өч бала үстергән, дүрт оныкка сөенүче Алтын пар үзенең тату...

    Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева өйләренә барып тәбрикләде. Ул район җитәкчелеге исеменнән дә юбилярларга теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Өч бала үстергән, дүрт оныкка сөенүче Алтын пар үзенең тату тормышының сере белән уртаклашты.
    - Иң мөһиме - бер-беребезгә юл куя белдек, - диләр алар. Тагын бар гомерләре хезмәттә үткән. Миңнегөл апа әле хәзер дә кирәк әйберен тегеп куя, тәмле сыйларны табыныннан өзми. Ә йорттагы тимер, агач эшен Әсхәт абый үзе башкарган. Хезмәт юлын да тимерче булып узган ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: