Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан 76 яшьлек Зөфәр абый 3 меңнән артык сканворд ясап, махсус Казанга киткән

    Татарда сканворд төзүчеләр күп түгел. Шуларның берсе - Зөфәр Хисамов. Зөфәр абыйга 76 яшь. Ул Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәп ята. 65 яшенә кадәр мәктәптә белем биргән. Бик күп мактаулы исемнәр белән бергә Татарстанның атказанган укытучысы исеменә дә лаек булган. Шушы көннәрдә Зөфәр абый "Матбугат.ру" редакциясенә кереп чыкты. Басма...

    Татарда сканворд төзүчеләр күп түгел. Шуларның берсе - Зөфәр Хисамов. Зөфәр абыйга 76 яшь. Ул Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәп ята. 65 яшенә кадәр мәктәптә белем биргән. Бик күп мактаулы исемнәр белән бергә Татарстанның атказанган укытучысы исеменә дә лаек булган.
    Шушы көннәрдә Зөфәр абый "Матбугат.ру" редакциясенә кереп чыкты. Басма матбугат чараларына сканвордлар китергән. "Ник интернеттан гына җибәрмисез?" дигән сорауга: "Буадан Казанга килеп китүе үзе рәхәт, күпме кеше күрәм, аралашам", - дип җавап бирде ул.
    Зөфәр абый Хисамов яшьтән үк кроссвордлар төзү белән шөгыльләнә. Бу мавыгуын ул 3 ел армиядә хезмәт иткән дәвердә дә ташламый. Узган гасырның 60нчы еллар уртасыннан "Татарстан яшьләре" газетасында басыла. Соңыннан кроссвордлар урынына сканворд модасы кергәч, шуларны эшли башлый. Ребуслар да төзи. Рәсемле башваткычларны ясаганда башта берәр акыллы гыйбарә, сүзтезмә сайлый. Шуннан соң рәсемнәр теленә күчерә. Үз рәсемнәреннән торган картотекасы да бар. Әйтик, берәр ребус төзегәндә аю рәсеме кирәк икән - "а" хәрефенә эзләп картотекасыннан китерә дә чыгара. Сканворд төзү сәләте дә, рәссам сәләте дә булган сирәк кешедер ул Зөфәр Хисамов.
    "Башваткычлар төзергә миңа укытучы булып эшләгәнем ярдәм итә", - ди Зөфәр абый. Авыл мәктәбендә ул рәсем сәнгатен, сызу, астрономия, география, физиканы укыткан. Төп предметлары - биология һәм химия. Алай гына да түгел, авылда театр оештырып режиссер һәм актер да булган әле ул. "Сканворд төзегәндә бөтен терминнар башымда саклана. Кайвакыт дөрес язылышны тикшерү өчен генә сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бигрәк тә исемнәр белән бәйле биремнәрдә. Әйтик, Ренат Мөхәммәдиевме, әллә Ринат Мөхәммәдиевме".
    Зөфәр Хисамов көнгә 2-3 сканворд ясап ата. "Сабантуй" журналы, "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Юлдаш" газеталары белән хезмәттәшлек итә. "Юлдаш" үзе генә дә айга 30лап сканворд, 10лап ребус сорый ди. Бәяләре төрлечә. Бер сканворд өчен уртача гонорар 250-300 сум тирәсе икән. Гомер буена эшләгән кроссворд-сканвордлары исәпләсәң, 3 меңнән артып китә ди. Әмма бу сан белән генә чикләнми Зөфәр абый. Алга таба да иҗат итәргә җыена. Яшьтәшләре сканвордларны сатып алып чишкән мәлдә, Зөфәр абый бу башваткычларны үзе төзи. Бер яктан - ләззәт, икенче яктан - гонорар.
    ---
    Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: