Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Гөлнур апа Гыйбадрахманова 7 килолы кавын үстерде (+ фото)

Былтыр ул искитмәле эре бәрәңгеләре белән шаккатырган иде. Быел бакчасында җылы як җимешләре - кавын белән карбыз мул уңыш биргән. Аларның берничә сортын үстергәннәр. Кавыннары 7, карбыз 8 килога кадәр җиткән. - Аларга парник килеште. Анда бит һава температурасы һәрвакыт бер төрле, 30-35 градустан төшми. Шуңа әйбәт үстеләр дип уйлыйм,...

Былтыр ул искитмәле эре бәрәңгеләре белән шаккатырган иде. Быел бакчасында җылы як җимешләре - кавын белән карбыз мул уңыш биргән. Аларның берничә сортын үстергәннәр. Кавыннары 7, карбыз 8 килога кадәр җиткән.

- Аларга парник килеште. Анда бит һава температурасы һәрвакыт бер төрле, 30-35 градустан төшми. Шуңа әйбәт үстеләр дип уйлыйм, - ди һәвәскәр бакчачы. Аннан ул аларны җирдә калдырмаган, ә кыяр, виноград кебек үрмәләткән. Пластик савытларга куелган эре-эре җимешләр һавада "эленеп" үскәннәр. Тәмнәре дә телеңне йотарлык булган. Төрле яшелчәләр дә уңган быел бакчада. Хәзер виноград, слива өлгереп килә. Агач-куакларны аеруча Гөлнур апаның ире Мөнир абый яратып үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев