Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан кемнәр юнармия сафында?

Агымдагы елдан Россия Оборона министры Сергей Шойгу иницитивасы белән "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Буада да, төгәлрәге шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә аның база мәйданчыгы барлыкка килде. Кичә мәктәпнең 30 укучысын юнармия сафларына кабул итү тантанасы булды. Марш астында Юнармия флагын чыгардылар. Юнармиячеләр ант кабул иттеләр,...

Агымдагы елдан Россия Оборона министры Сергей Шойгу иницитивасы белән "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Буада да, төгәлрәге шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә аның база мәйданчыгы барлыкка килде. Кичә мәктәпнең 30 укучысын юнармия сафларына кабул итү тантанасы булды. Марш астында Юнармия флагын чыгардылар. Юнармиячеләр ант кабул иттеләр, мәктәп һәм район йөзенә тап төшермәскә вәгъдә бирделәр. Аларга өлкәннәр теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Соңыннан укучылар юнармиячеләр гимнын башкардылар һәм кунаклар белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агымдагы елдан Россия Оборона министры Сергей Шойгу иницитивасы белән “Юнармия” Бөтенроссия балаларя...