Буадан коткаручы Игорь Мамкинның этләре “имтиханны” ничек бирде? (+ фото)
Һәрвакыттагыча, бик әйбәт. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручысы Игорь Мамкин Гектор һәм Лаки кушаматлы этләре белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округының эзләү кинология хезмәтчелегенең эзләү-коткару расчетларының сертификация сынауларында сынатмады. Кыскасы, бу сынаулар хезмәт итүче этләргә эзләү-коткару эшләренә допуск алу өчен үткәрелде. Игорь анда Гектор белән...
Һәрвакыттагыча, бик әйбәт. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручысы Игорь Мамкин Гектор һәм Лаки кушаматлы этләре белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округының эзләү кинология хезмәтчелегенең эзләү-коткару расчетларының сертификация сынауларында сынатмады. Кыскасы, бу сынаулар хезмәт итүче этләргә эзләү-коткару эшләренә допуск алу өчен үткәрелде. Игорь анда Гектор белән техноген мохиттә шартлы каза күрүчене эзләүдә беренче, Лаки белән табигый мохиттә эзләүдә 3 урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев