Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Лилия Сәлахетдинова «Ана шәфкате» фотобәйгесе җиңүчесе

Ана шәфкатен һәм матурлыгын олылау максатында "Сөембикә" журналы редакциясе "Диалог Ауразия" платформасы белән берлектә уздырган фоторәсемнәр бәйгесенә шушы көннәрдә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Күл Черкене авылы кызы Лилия Сәлахетдинова да бар. Бүләк аның биш кыз тәрбияләп үстергән әнисенә Фәһимә Сәлахетдиновага дип бирелде. Ул үстергән кызларның берсе, төпчеге - шагыйрә Лилия...

Ана шәфкатен һәм матурлыгын олылау максатында "Сөембикә" журналы редакциясе "Диалог Ауразия" платформасы белән берлектә уздырган фоторәсемнәр бәйгесенә шушы көннәрдә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Күл Черкене авылы кызы Лилия Сәлахетдинова да бар. Бүләк аның биш кыз тәрбияләп үстергән әнисенә Фәһимә Сәлахетдиновага дип бирелде. Ул үстергән кызларның берсе, төпчеге - шагыйрә Лилия Сәлахетдинова исеме күпләргә таныш. Казанның «Ярдәм» мәчетендә дин дәресләренә дә йөри. Язмыш сынауларын җиңеп тормышта үз урынын таба алган көләч, көр күңелле кызны тәрбияләүдә әнисенең өлеше бәһалап бетергесез. «Ана шәфкате» дип аталган бәйгедә исеме зурлап телгә алынырга хакы булган әни кеше ул.

Җиңүчеләргә бүләкне язучы һәм шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, «Диалог Ауразия» платформасының Татарстандагы оешмасы җитәкчесе Разил Вәлиев тапшырды

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана шәфкатен һәм матурлыгын олылау максатында “Сөембикә” журналы редакциясе “Диалог Ауразия” платфор...