Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан Җәләловлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды (фоторепортаж)

    Районда Гүзәлия һәм Рафыйк Җәләловлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Хезмәте буенча бигрәк тә Россия Федерациясе Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) Идарәсе начальнигы булып эшләүче һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торучы гаилә башлыгы күпләргә таныш. Тормыш иптәше Гүзәлия Җиһангир кызы 2 номерлы лицейда башлангыч сыйныфларга белем бирә. Алар 32...

    Районда Гүзәлия һәм Рафыйк Җәләловлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Хезмәте буенча бигрәк тә Россия Федерациясе Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) Идарәсе начальнигы булып эшләүче һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торучы гаилә башлыгы күпләргә таныш. Тормыш иптәше Гүзәлия Җиһангир кызы 2 номерлы лицейда башлангыч сыйныфларга белем бирә. Алар 32 ел гомер кичереп, 3 ул тәрбияләп үстергәннәр, 2 оныклары бар. Район ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап үткәрелгән тантанада бу тату, кунакчыл, ярдәмчел, кайгыртучан гаиләгә теләкләрен, рәхмәтләрен балары-оныклары, әти-әниләре, коллегалары гына түгел, күршеләре, дуслары да җиткерделәр, чәчәкләргә күмделәр. Медальне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев тапшырды. Анда "Татарстан - новый век" - "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты. Бу көнне шулай ук быел Көмеш туйларын билгеләп үтүче буалылар - Алсу һәм Илгиз Җамалиевларны, Наталья һәм Валерий Макаровларны да тәбрикләделәр, икенче-өченче балаларын алып кайткан әниләргә "Ана капиталы"на серификатлар тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: