Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан Малышевлар гаиләсе Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше үткәргән тантаналы кабул итү мәҗлесендә булды

    Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте.

    Быел мәртәбәле чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан очрашуга Боерганнан Ирина һәм Сергей Малышевлар барды. Авылның гына түгел, районның, хәтта анннан читтә дә танылган эшлекле, тынгысыз, бай тарихлы, нәсел шәҗәрәсен тугыз буынга кадәр  белүче  гаилә династиясен лаеклы дәвам итүче пар алар. Киләсе елда шушы җирдә туып үскән Сергей һәм Ульяновск кызы Ирина гаилә коруларының 20 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Тату гаиләдә ул һәм кыз тәрбиялиләр. Ирина бирегә килен булып төшеп, авылны, аның табигатен генә яратып калмый, ә авылдашларының тормыш-көнкүрешен кайгыртуны да үз өстенә ала. Биш елдан бирле Боерган авыл җирлеге башлыгы ул. Аңа кадәр китапханәче, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшли.

    – Язмышымны авыл белән бәйләгәнгә беркайчан да үкенгәнем булмады, - ди Ирина Валерьевна. Сергей Анатольевич  хезмәт юлын Иске Борындык ветеринария участок пунктында ветеринария табибы ярдәмчесе булып башлый. 2006 елдан бирле ул авыл хуҗалыгы җитештерүе тармагында эшли. Җиде ел “Заря” агрофирмасының Боерган бүлекчәсе идарәчесе.

    • Бер-береңне ярты сүздән аңлау, ярату гаиләдә татулык булуда гына түгел, авыр һәм җаваплы хезмәтебездә дә ярдәм итә. Ялларда, бәйрәмнәрдә дә күпчелек эштә без. Ә кичләрен түгәрәк өстәл артында җыелып, көндез булганнарны, уй-кичерешләребезне уртаклашабыз, киңәшләшәбез, - диләр Ирина Валерьевна.

    Әле алар кабул итүдән кайтып киләләр.

    – Очрашудан  күп уңай эмоцияләр алдык.   Чара бик җылы узды. Гаилә багажлары бездән күпкә зур парлар белән бергә чыкырылу безнең өчен зур дәрәҗә һәм үрнәк. Район җитәкчелегенә олылаулары өчен рәхмәтебез чиксез, - диләр Малышевлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: