Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан Мәдинә Яворская “балалары” беренчеләр, икенчеләр, өченчеләр

    Моны шушы көннәрдә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Россиядә Экология елына багышлап үткәрелгән "Leaf fall - осенний листопад" республика турнирында ачыкладылар. Анда "Батыр" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Яворская җитәкчелегендәге спорт аэробикасы бүлегендә шөгыльләнүчеләр берничә призлы урын яуладылар. 9-11 яшьлекләр арасында 1 номерлы мәктәптән Тимур Гусев икенче булды. Лицей-интернаттан Светлана...

    Моны шушы көннәрдә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Россиядә Экология елына багышлап үткәрелгән "Leaf fall - осенний листопад" республика турнирында ачыкладылар. Анда "Батыр" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Яворская җитәкчелегендәге спорт аэробикасы бүлегендә шөгыльләнүчеләр берничә призлы урын яуладылар. 9-11 яшьлекләр арасында 1 номерлы мәктәптән Тимур Гусев икенче булды. Лицей-интернаттан Светлана Захарова белән парлап чыгышта икенче урын алдылар. Триода аларга 2 номерлы лицейдан Диләрә Гыймадова кушылды. Монысында өченче булдылар. 15-17 яшьлекләрдән 1 номерлы мәктәптән Алексей Белозеров беренче, 2 номерлы лицейдан Адилә Низамова - өченче, икәү бергә беренче урын алдылар. 18 яшьлекләр һәм алардан өлкәнрәкләр арасында спортакадемиясе студенты Сергей Шәйхетдинов шулай ук беренче урын яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: