Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Наилә һәм Рамил Гыймадиевлар Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән очраштылар (фоторепортаж + видео)

26 августта Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү йөзеннән Казан Кремленә чакырдылар. Әлеге очрашуда Республика буенча 50ләп пар арасында буалы табиблар Наилә һәм Рамил Гыймадиевлар да катнашты. - Һәр дәүләтнең төп нигезе гаилә ул. Нәкъ менә сезнең кебек нык, традицияләргә тугры...


26 августта Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү йөзеннән Казан Кремленә чакырдылар. Әлеге очрашуда Республика буенча 50ләп пар арасында буалы табиблар Наилә һәм Рамил Гыймадиевлар да катнашты.
- Һәр дәүләтнең төп нигезе гаилә ул. Нәкъ менә сезнең кебек нык, традицияләргә тугры гаиләләр республиканың киләчәге ул. Барыгызга да рәхмәт, - диде республика лидеры гаиләләргә мөрәҗәгать итеп. Ул гаилә институты законнары беркүпме яңадан каралачагын, аерылышу процессын катлауландырырга кирәклеген әйтте. Кунаклар концерт карадылар, күп балалы гаиләләргә "Ана Даны" медальләре тапшырылды, ахырдан барысы да бергә җыелып фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 26 августта Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнехано...