Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан Рафаэль һәм Динә Латыйповлар туйны күпмегә алып бара?

    Туйның үзәгендә кияү белән кәләш булса, мәҗлестә кунакларның күңелен күрүче, аларга яхшы кәеф бүләк итүче - алып баручы тора. Җәй ае ул – никах, туйлар ае. Шулай булгач, татар эстрадасы йолдызлары өчен “кызу урак өсте” башлана. Аларның күпләре бу чорда акча эшләп калырга омтыла.

    “Интертат” хәбәрчесе тамадаларының үз рейтингын туплады. Алар арасында Буадан Рафаэль һәм Динә Латыйповлар да бар. Бәяләр тамадаларның үз әйткәннәреннән чыгып күрсәтелгән.

    Буадан Рафаэль һәм Динә Латыйповлар:

    Бик күп яшьләрнең олы тормышка аяк басу мизгелләрендә катнашырга туры килә. Никах, туй мәҗлесләре үткәннән соң да аларның матур хәбәрләре килеп тора. Тормышта, эштә булган уңышлары белән уртаклашалар. Тугыз ай, бер елдан соң акрынлап бәби чәйләренә чакыралар. Кыз бала туса, Динә исеме кушкан очраклар да булды. Без үзебез дә акрынлап алар тормышы белән яши башлыйбыз, шатланабыз, борчылабыз... Кавыштырган һәр парыбыз җаныбызның бер өлешенә әверелә.

    Күп очракта 2 җырчы, DJ, аппаратура тәкъдим итәбез.

    Бәя программаның төрлелегенә бәйле. Сәгате - 5 000, DJ белән бергә булсак – 6 000. Ләкин бәйрәм 5 сәгатьтән артып китсә, ташламалар каралган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: