Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Рамилә Әхмәтовадан битлек тегү буенча мастер-класс  күрсәтте (видео, фото)

Бүгенге көндә коронавирус аркасында битлекләргә сорау зур, ә аптекаларда табуы кыен.

Тегүче Рамилә Әхмәтова аларны ике катлы итеп киҗе-мамык тукымадан тегәргә киңәш итә һәм моны һәркем эшли ала, дип саный. Буалыларга ул битлек тегүнең иң җиңел вариантын өйрәтергә булды. Бер битлек өчен 20х20 сантиметрлы һәм 5х12 сантимертлы икешәр кисәк тукыма кирәк. Зур кисәкләрне эчке якларын тышта калдырып берсе өстенә берсен куясың. Ике яктан тегеп, уң ягына әйләндерәсең. Тегелмәгән якларында, 10 сантиметр калырлык итеп, ирекле рәвештә бөрмәләр ясыйсың һәм булавкалар белән эләктереп торасың. Аннан кечкенә кисәкләрдән  манжет  тегәсең.  Анда резинка сыярлык бушлык калырга тиеш.

Менә шундый күп тапкыр кулланып булырлык битлек. Ул, билгеле, берничә булса яхшы. Көне буе алмашытырып киеп йөргәннән соң, юып үтүклисең һәм икенче көнне тагын киясең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев